Мамадыш спортчыларының чыгарылыш кичәсе узды.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Быел «Олимп» боз сараеннан 14 тәрбияләнүче китә. Һәр яшүсмералга таба да спорт белән дуслыкны дәвам итәргә ниятли.

«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары: "Мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле уку йортларына керсәк тә, спорттан аерылмыйбыз!»- дип, район мәдәният йортында остазлары, әти-әниләре, дуслары алдында  вәгъдә бирделәр.

Сүз уңаеннан, 2 чыгарылыш сыйныф укучысы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә һәм спорт белән тагын да профессиональ рәвештә шөгыльләнергә планлаштыралар.

Мәктәп директоры Кодир Мамонов үз чыгышында егетләр һәм кызларның киләчәктә  уңышларга ирешәчәгенә,  туган якларын онытмаячагына, район данын турнирларда якларга чакыруларны көтеп тормыйча киләчәкләренә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International