Алдан тавыш бирүдә катнашучылар Мамадыш районы халкы белән очраштылар.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районының Көек-Ерыкса авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына  муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына VI чакырылыш «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар очрашуы булды.

Очрашуда «Спасение» иминият медицина җәмгыяте ҖЧҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Кандидатлар үзләренең идеяләре, планнары белән чыгыш ясадылар һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашуга 56 сайлаучы килде. Алар чыгыш ясаучыларга авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, юлларны ремонтлауга, мәктәпне саклап калуга, инвалид баланы укытуга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәр сорауга эчтәлекле җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International