Татарстанда төнлә температура -1 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республика территориясендә куркыныч агрометеорология күренешләре турында шторм кисәтүе игълан ителде», - диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Төнлә сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә (21 һәм 22 майда) Татарстан территориясендә урыны белән температура -1 градуска кадәр төшәчәк. Казанда минус температурасы сишәмбе - 21 май төнендә көтелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/20/186612/