Бүген Көек-Ерыкса урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашында Парламент дәресе узды. Югары сыйныф укучылары республика парламентаризмының үсеше тарихы, аның структурасы, Татарстан Республикасы Конституциясе, аның республика гражданнары тормышындагы роле турында игътибар белән тыңладылар. Парламент дәресе кысаларында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, фильм карадылар һәм чара кунакларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Иң актив укучылар грамота белән бүләкләнде.