Игътибар! Красная Горка авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү адресы үзгәрде!

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 23 маенда Мамадыш шәһәрендә һәм Красная Горка авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды.

Гражданнарга консультация бирү түбәндәге адрес буенча булачак:

- Мамадыш шәһәрендә 2019 елның 23 маенда 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42 йорт (район мәдәният йорты).

- Красногорка авыл җирлегендә 2019 елның 23 маенда 13: 30 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр

адрес: "Мамадыш" совхоз бистәсе, Школьная ур., 2 "Д" (күпфункцияле үзәк).

Алдан язылу өчен Телефон: 8(85563) 3-14-73.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International