Мамадыш районы ГХАТ бүлеге игълан иткән “Оныклар бәйгесе” җиңүчеләре бүләкләнде.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Май ае башында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Оныклар бәйгесе” нә старт бирде. Конкурс 2019 нчы елда 50,55,60,65 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парларның оныклары арасында үтте.

Әйтергә кирәк, эшләр көткәннән күпкә күбрәк булды. 17 май көнне җиңүчеләр район мәдәният йортында бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International