ПЕНСИОНЕРЛАР ТЫНГЫ БЕЛМИ.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Районыбызда спортны олысы да кечесе дә яратканы беркемгә дә сер түгел. Алар арасында нинди бәйгеләр генә узмый. Күптән түгел генә пенсионерларыбыз “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә җыелып, “Өченче яшь” тугызынчы республика Спартакиадасы кысаларында оештырылган ярышларның район этабында көч сынаштылар. Мамадыштан, Түбән Ушма, Югары Ушма, Урманчы төбәгеннән спортны сөюче дүрт дистәгә якын абый-апалар өстәл теннисы, комбинацияле катнаш эстафета, җиңел атлетика, йөзү, пневматик винтовкадан ату, дартс төрләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларда җиңү яулаган югарыушмалы Вазыйх САДЫЙКОВ (ул пневматик мылтыктан атуда да җиңеп чыкты) белән түбәнушмалы Алсу МӨХӘММӘТШИНА (икесе дә өстәл теннисы), эстафетаны откан Мамадыш һәм Түбән Ушма пенсионерларыннан торган катнаш команда, иң җитез йөгерүчеләр Владимир БОЗИН (Җәнлек совхозы бистәсе), Рәмзия ГӘРӘЕВА (Мамадыш), йөзүдә иң яхшы күрсәткечкә ирешкән Разия ГРУШЕВА (Мамадыш), хатын-кызлар арасында үзен иң оста мәргән итеп таныткан Валентина ЧИРСКАЯ (Мамадыш), дартс төрен откан Флера МӨБАРӘКҖАНОВА, Сәйдәш ГӘРӘЕВ (икесе дә Мамадыштан) 24нче майда Спартакиаданың зона этабында районыбыз данын яклаячаклар. Чарада катнашучыларның барысы да бу көнне ГТО нормаларын да үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International