Пойкино авылында удмурт халкының традицион бәйрәме-Гырон Быдтон узачак. Бәйрәм датасы: 2019 елның 29 июне.
Былтыр Гырон Быдтон бары тик Мамадыш халкы өчен генә үткәрелгән иде. Быел мамадышка кунакларның бөтен республикадан һәм чит төбәкләрдән дә килүе көтелә: Кукмара, Баулы, Менделеевск районнары, шулай ук Чаллы, Алабуга, Казан һәм Башкортостан Республикасы.
Бәйрәм барышы татар халкының Сабантуй бәйрәме белән охшаш. Театральләштерелгән пролог, балалар мәйданчыклары, сәүдә нокталары, дискотека, «Айкай кизили» конкурсы («удмурт чибәре») үткәреләчәк. Җирле, шулай ук удмурт профессиональ ансамбльләре чыгышларын да ишетәчәксез.
Белешмә өчен: Гырон Быдтон “Чәчү тәмамлану” дип тәрҗемә ителә. Ышанулар буенча, борынгы удмуртларның «Вось» исемендәге Төп Алиһәсе 1 июньдә чәчәк аткан үлән белән болынга китә һәм 12 июльдә Петровка кадәр шунда урнаша. Шуңа күрә бу чорда удмуртларның чиркәүдә түгел, ә тиешле урында дога кылуы кабул ителә. Бу вакытта Алланы кыерсытмас өчен чәчәкләр һәм үләннәр өзәргә ярамый. Бәйрәм кунакларын учакта ботка кайнату һәм кумыш - удмурт пивосы белән сыйлыйлар.