Күршеләрең балаларын кимсетсә нишләргә?

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2009 елдан башлап җәмәгать тәрбиячеләре турында 21.01.2009 елдагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы уңышлы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 3 300гә якын граждан активистларыы балигъ булмаган хокук бозучыларның остазлары булдылар.

«Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалауда җирле җәмәгатьчелек ресурслары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елда «УМАЙ «ПСА» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе ярдәме белән Президент грантлары Фонды чараларына гамәлгә ашырыла, " Стоп-янау!", файдалы тезислар, белән без ата-аналар бергәлеге һәм укытучылар бергәлеген  дә таныштырырга телибез. Сүз балалары белән рәхимсез мөгамәлә һәм күршеләренең позициясе турында барачак.

Россиядә 14 яшькә кадәрге ике миллионнан артык бала ел саен якын туганнары, әти- әниләре, әби- бабалары тарафыннан җәберләнеп яшиләр. Еш кына бу очракның шаһитлары булган күршеләр күп кенә сораулар белән очраша: гаилә эшенә тыкшынырга кирәкме? Катнашу хәлне тагын да начар якка үзгәртмәсме? Опека органнары баланы алып китмәсме?

Өйдәге чүп таулары һәм ачлыктан үлү

2019 елда өйдә балаларны берничә көнгә караучысыз калдыру аркасында балаларның үлеме һәм сәламәтлекләренә зыян килү очраклары булды.

 Гыйнвар ахырында Санкт-Петербургта бер яшьлек малай вафат була. Аны әнисе өйдән берничә көнгә китеп, баланы аш - сусыз калдырган. Элегрәк аны 14 яшьлек олы улына ата-ана хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Соңгы тапкыр опека органнары гаиләне 2017 елда тикшергән. Кировта 20 февральдә шәһәрнең бер фатирында өч яшьлек кызның мәете табылган. Әнисе бер атнага чыгып югала. Бала ачлыктан үлә. Күршеләре журналистларга кыз өйдә беренче тапкыр гына калмаганын сөйләделәр, әмма полициягә яки опека органнарына мөрәҗәгать итмәгәннәр.

10 мартта Мәскәүдә эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре биш яшьлек кызны чүп-чар белән тулган фатирдан коткарган. Аны шулай ук берничә көнгә әнисе калдыра. Кыз хәлсезләнгән, пычрак кием кигән, сөйләшмәгән, муенында пластик резинка ябышкан. Махсус хезмәтләрне күршеләре чакырткан, алар баланың ярсып елавын ишеткәннәр. 8 апрель көнне Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәренең опека органнары  гаиләдән дүрт баладан алган,  аларның өчесе туу турында таныклык алмаган, чөнки әнисе аларны фатир да гына тапкан. Гаилә антисанитар шартларда яшәгән һәм әбиләре  чүп-чар савытыннан җыеп кергән калдыклар белән тукланган . Опека органнарына ярдәм сорап янәдән күршеләр мөрәҗәгать итте, чөнки балаларны күптән урамда күрмәгәннәр.

 Өйдә балага карата начар мөгаләмә икәнлеген ничек билгеләргә соң?

Авыр тормыш шартларында балалары булган гаиләләргә ярдәм итү буенча төбәкара иҗтимагый оешма президенты Лариса Лазарева санап үткәнчә, беренче чиратта, күршеләрнең игътибарын баланың  өстендәге пычрак, таушалган кием җәлеп итәргә тиеш, шешенгән күзләр, бала үз эченә бикләнгән булуы да бала белән барысы да тәртиптә түгел икәнлеге турында сөйли.

Өйдә көч кулланудан җәфа чигүче балаларның еш кына начар гадәтләре була, алар сирәгрәк көлә, мәктәптә начар өлгерәләр. Моны өйдә күршеләр генә түгел, мәктәптә укытучылар да сизә ала.

 Тик шулай да бала начар киенгән булу гына кыерсытылу турында өйләми, гаиләнең авыр тормыш хәлендә калган булуы да ихтмал.

Бала белән ачылып сөйләшеп алырга, гаиләсе турында сораршырга мөмкин. Күгәргән урыннар да спорт белән шогыллләнү нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

Бала белән рәхимсез мөгаләмә булганлыгына шикләр барлыкка килгән очракта нишләргә?

Иҗтимагый оешмаларның күп кенә вәкилләре башта күршеләргә гаилә хәлен шәхсән белер Опека дәүләт органнары башка  позициядә , алар мөстәкыйль рәвештә бернинди ачыклауларны да үткәрмәскә, шунда ук социаль хезмәткә шалтыратырга киңәш итә.. Рәхимсез мөгаләмә булган очракта, опека органнары балага вакытында ярдәм күрсәтә алачак.  Алар ничек иртәрәк ярдәм итә башласа, шулкадәр яхшырак.

Полициягә яки опека органнарына кайчан шалтыратырга кирәк?

Әгәр йортта яшәүчеләргә балага карата гаиләдә физик көч куллануы билгеле икән, бу турыда яшәү урыны буенча хокук саклау органнарына һәм опека һәм попечительлек органнарына мөрәҗәгать итү өчен сәбәп. Кайбер ведомстволарның моның өчен махсус элемтә каналлары бар:

РФ ЭЭМ «ышаныч телефоны» 8(800)222-74-47;

РФ Тикшерү комитетының «Бала куркыныч астында» кайнар линиясе 8(800)707-79-78;

"Бердәм социаль телефон» 8(800)3008-100;

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Удачина Гүзәл Любис кызы, ТР, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 61 , 8 (843)236-61-64, e-mail: tatar@rfdeti.ru

Кайчагында күршеләре, бигрәк тә җәнҗәлчы булсалар, полициягә үз исемнәре астында шалтыратудан куркалар. Органнарга аноним рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый мөрәҗәгатьләргә дә игътибар итәргә тиешләр.

 

 

Шикаять игътибарсыз калса, нишләргә?

Әгәр хокук саклау органнары шунда ук җавап бирмәсә дә, бернинди чаралар күрмәсә, аларны икенче һәм өченче тапкыр чакырудан оялмаска  кирәк , нәтиҗә булмаган очракта, тагын шикаять язарга кирәк. Опека органнарының үз вакытында җавап бирмәве очрагында турыдан туры Мәгариф яисә социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль ур., 9 йорт

Телефон: 8 (843) 292-93-51; E-Mail: mdmst@tatar.ru

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау     министрлыгы

Адрес: 420044, Казан шәһәре, Волгоград ур., 47

Телефон: +7 (843) 557-20-01; E-Mail: mtsz@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International