Шәһәр халкы игътибарын туган шәһәрендә чисталык саклау проблемасына җәлеп итү өчен педагоглар һәм "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Нократ елгасы яр буенда флешмоб оештырдылар. Шәһәрдә чисталык сакларга чакыручы листовкалар тараттылар. Халык матур киенгән балаларга игътибар итте, балалар чыгышын кызыксынып карадылар, шәһәрне төзекләндерүдә активрак катнашырга вәгъдә бирделәр.
Элеге флешмоб видеоролигы урнаштырылган: #эковесна 2019 #минэкологиирт.