Хөрмәтле мамадышлылар!
Исегезгә төшерәбез, Новозавод урамы буенча, Давыдов урамындагы юл участогында К. Насыйри урамы киселешенә кадәр ремонт эшләре алып барыла. Автотранспорт чаралары хәрәкәте өчен юл 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ябык булачак. Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан уйлап бетерергә, урап узу юлларын сайлап алырга һәм вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәргә сорый.