Тормыш тузаннары каплый алмас бу көнне.

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Моннан 74 ел элек совет халкының фашизмны җиңүе аның бердәмлеге һәм каһарманлыгын раслады. Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылды, йөрәкләргә мәңгелек яра салды. Без сугыштан кайтмаганнарның якты истәлеге алдында баш иябез, аларны сагынабыз. Сугыш геройлары – безнең йөрәкләрдә, "Үлемсез полк" сафларында, һәйкәлләрдә һәм мемориалларда. Алар сугышны хәтерлиләр Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, өлкәннәр бәйрәмгә иртәдән үк җыела башладылар. Күпчелегенең балачаклары сугыш чорларына туры килгән, алар да кече яшьтән тылда калган аналары, карт-карчыклар белән бергә Бөек Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләгәннәр. Алар арасында таныш йөзләр дә шактый. Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, бүгенге көндә Урманчы авыл җирлегендә ветераннар советын җитәкләүче Федор Чебышевның әтисенең фронтка юлы Суслонгерда саклану корылмалары төзүдән башлана. Әлеге исем ул чорларда яшәүчеләрнең күңелендә нинди курку хисләре уятканын барыбыз да яхшы белә булыр. Югыйсә Федор Александровичның әтисе Беренче Бөтендөнья сугышыннан инвалид булып кайткан була. Бәйрәм күрке – Парад Мөгаен, тантананы үз күзләре белән күрүчеләр аңа бик югары бәя бирер. Илнең иң зур бәйрәме Мамадышта, чыннан да, киң масштабта, югары әзерлек белән үтте. Колонналарга Совет урамыннан узарга старт бирелгәнче Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл каршындагы мәйданда мәктәп, политехник көллият укучылары, район мәдәният бүлеге, ветераннар хоры һәм үзешчәннәр катнашында күңелләрне тутырырлык, күздән яшьләрне китерерлек композицияләр күрсәтелде. Нәкъ билгеләнгән вакытта Парад башланып китте. Кызганычка каршы, ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Сафка басучылар да азайды бүген. Шулай булуга карамастан, аларга хөрмәтнең кимегәне юк. Киресенчә, арта гына бара. Парадны “Үлемсез полк” башлап җибәрде. Алар артыннан кратингчылар, кавдрациклчылар, кадет сыйныфларында укучылар төп мәйданга узды. Шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр, бюджет оешмалары быел да җиңел һәм йөк машиналарын хәрби техникаларга әверелдергәннәр иде. Һәр коллектив алдыннан алар барды. Без танклар, самолетлар, пушкалар күрдек. Политехник көллият сугыш чорында фашистларга каршылык күрсәтеп, үлемгә хөкем ителгән комсомолларны гәүдәләндергән композиция әзерләгән иде. Җиңү турындагы хәбәрне алу уңаеннан бәйрәм итүне чагылдырган күренешләрне күрү бәхетенә дә ирештек. Икътисадый зоналардагы авыл җирлекләре дә быел барлык фантазияләрен дә эшкә җиккәннәр. Без аларның хәрби техникаларыннан тыш, “тере” Сталинны да күрә алдык. Елдагыча Җиңү Парадын мәдәният хезмәткәрләре, спортчыларыбыз да ямьләндерделәр. Алар батырлыгы мәңгелек Алты меңнән кешедән артык кешеле колонналар Парады тәмамлануга Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинг башланды. Анда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, район хәрби комиссары Андрей Синкевич, сугыш чоры балалары исеменннән мәгариф ветераны Рәкыйп Мерзин, Советлар Созы Герое, якташыбыз Михаил Москвинның кызы Раиса Михайловна, яшь буын исеменнән шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең кадет классы укучысы Артем Еремин тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Укучылар, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтләрен юллап, күккә шарлар очырдылар. Һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр салынды, үлгәннәр хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде, концерт программасы чарага ямь өстәде. Сугыш чоры скверда чагылды Һәйкәлләр композициясе белән янәшәдәге скверда да сугыш чорын гәүдәләндергән мизгелләрне күрергә була иде. Монда Мамадыш политехник көллияте көче белән үзенчәлекле композиция әзерләнде: сугыш вакытында сирәк очрый торган ял вакытында шәфкать туташы яралыларга медицина ярдәме күрсәтә, бер урында атны арбасынннан “азат” итеп, аны ял итәргә тугарганнар. Бер солдат туган ягын сагынып, гармунда уйный. Композициядә катнашкан студентлар сугыш чорларында яшьтәшләренең нинди авырлыклар кичерүен күз алдына китермичә калмаганнардыр. Солдат боткасына җитәме соң! Кемнең баласы өйдә әнисе пешергән карабодай боткасын яратып ашый икән? Бик сирәктер андыйлар. Ә менә Җиңү көнендә Геройлар Аллеясында кыр кухнясында пешерелгән бу ашамлыктан да тәмлесе юктыр дөньяда. Чыннан да, саф һавада пешкән ашамлыкка җитәме соң? Әгәр дә аны политехник көллият ашханәсе мөдире Рәзинә Мөбарәкшина җитәкчелегендәге пешекчеләр Елизавета Абрамова, Венера Никитина, Нурия Хәбибуллина, Алсу Насыйрова, Гөлназ Шәйдуллина пешергән булса, телләреңне йотарсың. Парадтан соң кыр кухнясы янында озын чират хасил булды. Арада балалар да күп иде. Кызлар әйтүенчә, казанның күләме 500 порциялек кенә икән. Иманым камил, ботканың бер порциясе дә калмагандыр бу көнне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International