9 Май алдыннан Олыяз авыл җирлегенә керүче Дусай авылында тантаналы рәвештә сугыштан кайтмаган солдатларга һәйкәл ачтылар. Зур булмаган Дусай авылыннан сугыш хәрәкәтләре вакытында 87 кеше фронтка китә. Аларның 58е сугыш вакытында һәлак булган. бүгенге көндә 29 солдат исән-сау инде берсе дә юк. Алар куелган мемориалда, авылдашлары, балалары һәм оныклары хәтерендә мәңге сакланырлар. Тантаналы чарада тыл ветераннары, сугыш ветераннарының тол хатыннары, җирле халык катнашты. Чарада район башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга тиешбез. Алардан башка бөтен Россия яши торган тыныч тормыш та булмас иде. Моның өчен аларга зур рәхмәт, - дип шәрехләде Анатолий Петрович. Чара кысаларында Олыяз лицее укучылары оештырган Үлемсез полк барышы белән тәмамланды.