Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов ветераннарны котлый.

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кичә район башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Ивановның өендә булды. Чөнки ул Җиңү көнен өйдә бәйрәм итәчәк, ә парадлы йөрешне телевизордан гына күрә алачак. Ветеранның сәламәтлеге аңа чараларда катнашырга мөмкинлек бирми. Район башлыгы ветеранны җылы сәламләде, аңа азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткасы тапшырды.

Михаил Кириллович Иванов авыр тормыш юлын үткән. 1943 елның гыйнварында аны фронтка алалар һәм хәрби частькә җибәрәләр. Хезмәт елларында ул Ерак Көнчыгышның барлык почмакларында да булды. Михаил Кирилловичның «Батырлык өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен»медальләре бар. Хәрби хезмәтне 1948 елның мартында гына тәмамлый һәм шуннан соң  ук кече ватанына әйләнеп кайта. Биредә ул өйләнә, җиде баланы тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ветеранның оныклары һәм оныкчыкларына сөенеп яши.

Бәйрәм алдыннан Мамадыш ветераннары район җитәкчелеге һәм иганәчеләреннән котлаулар һәм бүләкләр кабул итәләр. Мамадыш районында 74 тыныч язны Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International