«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турында аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендәбалигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә:
Күрсәтелгән салым ташламаларын куллану максатларында 2019 елда өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә ия булган гражданнарга якын арада салым органнарына физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча ташламалар бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Шулай ук салым ташламаларын алу хокукын гамәлгә ашыру максатларында күрсәтелгән затларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына күп балалы гаиләләр исәбен алып баручы ведомствога яисә салым органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм шәхси мәгълүматлар турында мәгълүмат таратырга (ачарга) ризалык бирергә мөмкин.