Шәһәрнең 4нче мәктәбе кадетлары ант кабул иттеләр.

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Мәңгелек ут янындагы мәйданда шәһәрнең 4 нче мәктәбе кадетларының тантаналы ант кабул итүе узды. Традицион рәвештә әлеге чара Җиңү көне алдыннан уза. Быел 25 укучы ант кабул итте.

Тантаналы ант кабул итү белән балаларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе секретаре Анатолий Иванов котлады.

Сезгә әле  күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Әмма инде бүген үк сезнең  беренче чыныгу алуыгыз белән горурланырга мөмкин. 9 Май алдыннан Мәңгелек ут янында  ант кабул итү аеруча зур әһәмияткә ия. Исегездә тотыгыз, сез – кадетлар, сезгә - башка укучылар тигезләнәләр. Мактаулы исемне  горурлык белән йөртегез. Бәйрәм белән! - дип ассызыклады Анатолий Петрович.

Сүз уңаеннан, кадетлар сафы елдан-ел арта бара. Моннан ун ел элек 4нче мәктәп базасында кадетлар сыйныфы ачылды һәм беренче 25 укучы җыелды. Бүген алар инде 250 дән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International