Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә.

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан территориясенә көньяктан җылы һава агымы килү дәвам итә, шуның аркасында республикада тотрыксыз җылы һава торышы урнашты. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һаваның уртача температурасы 4-5 градуска нормадан артып китә.

7 майда Татарстан көньяк циклон йогынтысында булачак. Һава торышы +18дән +23 градуска кадәр җылы була. Төнлә урыны белән, көндез күбрәк урыннарда яшен көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Соңгы дүрт көн дәвамында Татарстанда +22дән +28 градуска кадәр җылытачак. Чәршәмбе көнне, 8 майда, төньяк циклонның төньягында катнаш фронтлар үтү сәбәпле, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар узачак. Аннан киләсе өч көндә явым-төшемнәр көтелми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International