Мамадышта Иван Иванов истәлегенә багышланган турнир узды.

2019 елның 3 мае, җомга

Мамадышта ирләр командалары арасында футбол буенча VII район турниры узды. Ул якташыбыз, Мамадыш РайПОсы рәисе Иван Петрович Иванов истәлегенә багышланган иде. Әлеге Турнир районда традициягә әйләнде. Зур йөрәкле кеше Иван Иванов җитәкләгән коллектив инициативасы белән үткәрелә. Бу аның хезмәттәшләре, якташлары истәлегенә  хөрмәт билгесе. Быел турнирда 7 команда катнашты. Алар арасында район кулланучылар җәмгыяте, «СтройСити» ҖЧҖ, мәгариф бүлеге, «Дружба» СОК, Башкарма комитет, «Татспиртпром» ААҖ филиалы, Түбән Ушма авылы командалары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International