Татарстан Республикасында “Ветеранга хат”акциясе башланды.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

«Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы «Ветеранга хат» акциясен башланды. 30 апрельдән 12 майга кадәр Бөек Ватан сугышы ветеранына Бөек Җиңү көне уңаеннан котлау язарга һәм аны махсус почта тартмасына салырга мөмкин.

Акциянең идеясе шунда , Татарстан Республикасының һәр кешесе Бөек Ватан сугышы ветераннары – туганнары яки танышлары адресына рәхмәт сүзләре һәм котлау сүзләре белән хат яки открытка яза ала. Әгәр дә җибәрүченең сугышта танышлары булмаса, ул хәтта почта хезмәткәре биргән таныш булмаган кешене дә котларга мөмкин. Берьюлы берничә ветеранны котларга теләк килсә, республиканың картлар йортының берсенә котлау открыткасы язарга мөмкин. Барлык хатлар да үз адресатын табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International