Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә масштаблы ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

2019 нчы елның 29 нчы апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу тапшыру ахыргы елларда иң масштаблысы булды.  Бу юлы сертификатка 16 гаилә ия булды.

Тантананы ГХАТ бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшина ачып, эчтәлекле киңәш-теләкләрен җиткереп бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.

Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитиннан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләре белән беррәттән Вадим Ильич үзенең дә җылы котлауларын юллады. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.

Бәйрәмнең олы кунагы  -башкаланың гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International