Дәүләт бүләкләренә лаеклылар арасында безнең хезмәттәшебез.

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 нчы елның 27 нче апреле көнне Казан кремлендә Татарстан дәүләте башлыгы Рөстәм Минниханов яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан зур, нәтиҗәле хезмәт казанышлары ияләренә Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бу көнне 49 кеше - Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәткәрләре белән беррәттән икътисад, сәнәгать, белем бирү,сәнгать, авыл хуҗалыгы, социаль яклау өлкәләрендәге уңышлары өчен бүләкләргә ия булды.

Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез, Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече Гаязова Резеда Нәкыйп кызы да бар, аңа озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм остазлыгы өчен“Татарстан җөмһүриятенең социаль яклау өлкәсендә атказанган хезмәткәре”дигән исем бирелде.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшчәнлегендә дә  яңадан яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International