Бу акциягә безнең тәрбияләнүчеләр алдан әзерләнә башладылар. 2018 елның октябрендә имән чикләвеген савытларга утырттылар, көн саен күзәттеләр, су сибтеләр. Нәтиҗәдә, имән чикләвегеннән яшь яфраклар чыкты һәм төркемнең тәрәзә төбендә әлеге агач үсентеләре ъсщ башлады.
27 апрельдә акциядә катнашучылар көрәкләр, лейкалар белән коралланып, балалар бакчасы территориясенә чыктылар һәм инде ныгып киткән имәннәрне утырттылар. Балалар алга таба да яшь имәннәрне тәрбияләүне яратып башкарачаклар.