Яшь мамадышлылар “Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм” республика конкурсында катнаштылар.

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Ел саен Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы "Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм" республика конкурсын үткәрә. Быел конкурс Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының 30 еллыгына багышланган иде. Яшь рәссамнар  “Тукайның әкият дөньясы”  дип аталган тема буенча рәсем ясадылар. 26 апрель көнне, Габдулла Тукайның туган көнендә, «Мин рәсем ясыйм” XV Республика яшь рәссам конкурсының җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Рәсем сәнгате бүлеге укучылары Ибраһимова Ләйлә (укытучысы Низамиев Р. Р.); Вахрушева Екатерина, Гизатуллина Сабина, Фазлеева Гүзәл (укытучысы Пестрева С. Г.) " Яруллиннар Композиторлар исемендәге Мамадыш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе» данын лаеклы якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International