Мамадышта җирле үзидарә көне кысаларында Мамадыш муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең I Спартакиадасы узды. Ул 11 спорт төре буенча узды. Ярышларда районның муниципаль хезмәткәрләреннән торган барлыгы 8 команда катнашты.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – муниципаль район башлыгы А. П. Иванов җитәкчелегендә район Советы командасы.
2 урын – Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты командасы
(Гарипов Р.М.)
3 урын – район Башкарма комитеты командасы
(И. М. Дәрҗеманов).