Чарага республиканың төрле хезмәтләреннән белгечләр, районыбызның барлык кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре чакырылган иде. Очрашу кысаларында мәгълүмати күргәзмә оештырылды, анда финанс-кредит учреждениеләре продукциясе, лизинг компанияләре һәм җиһазлар һәм техника, җирле оешмалар һәм товар җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителде. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында узды.
Монда ук эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм районның кече һәм урта бизнес мөмкинлекләре исәпкә алынды.