26 апрель көнне бөтен дөнья буенча 4 нче энергоблокта булган ЧАЭС авариясе турында искә төшерәләр. Бүген Мамадышта Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, гади халык Чернобыль ветераннары белән бергә һәлакәттә һәлак булучыларны искә алды.
Барлык катнашучыларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләде. «Без бу кайгылы датаны һәрвакыт хәтерлибез. Бер үк вакытта барыбыз да чиксез горурланабыз һәм һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгы, риясызлыгы, югары патриотизм өчен зур рәхмәт белдерәбез. Алар XX гасыр кешелек тарихында иң авыр булган техноген һәлакәт – Чернобыль атом электростанциясендә булган һәлакәт нәтиҗәсендә кешеләрнең гомерен саклап кала. Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен анда бөтен илдән 600 меңнән артык кеше мобилизацияләнгән. Якташларыбыз да читтә калмады. Мамадыш районыннан Чернобыльгә 61 кеше җибәрелгән. Тыныч вакытта күрсәткән батырлыклары өчен алты якташыбыз Батырлык орденына лаек булды», - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Анатолий Петрович.
Чернобыльдәге һәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл янына чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.