Коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруга, шулай ук ачык утка (учак, мангал) азык әзерләүгә тулы тыю кертелә.
Моннан тыш, күрсәтелгән чорда торак пунктлар, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман - парк зоналарында, торф участокларында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә куркынычлылык класслы пиротехника куллану тыела.
Аерым янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда тиешле бозулар өчен административ җаваплылык ике тапкыр арта.
Мамадыш муниципаль районы буенча ОНДиПР өлкән инспекторы эчке хезмәт капитаны Артур Әхтәмов.