Тауиле авыл җирлеге территориясен чүп-чардан чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Эш вакытында эшләнсен һәм сыйфатлы булсын өчен бу хакта алдан кайгыртырга тиеш. Шуңа да җыештыруга бюджет өлкәсе хезмәткәрләре һәм халык чыкты. Беренчеләрдән булып үз территорияләрендә китапханә, авыл җирлеге Советы, мәктәп җыелды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территорияләрендә актив эшләдләр. Үзәк урамда яшәүче кешеләрнең күбесе дә җиң сызганып, кар астыннан чыккан чүп-чарны тиз арада чистарттылар. Алтыновлар, Чумаковлар, Дегтяревлар, Красильниковлар, Уразайевлар бар гаиләләре белән чыгып, башкаларга үрнәк күрсәттеләр. Якын көннәрдә авыл зиратында өмә планлаштырылган. Чөнки үлән үсә башлагач, былтыргы яфракларны җыю күпкә катлаулырак булачак. Чиркәү яны территориясен җыештыру турында булган белдерү буенча да кеше күп җыелган иде. “Чиста авылда яшисе килә бит!” – диләр алар.