Казанда Үзәк өмә уңышлы һәм күңелле узды. Анда катнашучылар – иҗтимагый оешмалар вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, профильле югары уку йортлары студентлары – Горкин-Әмәт урманы территориясендә чисталык кенә түгел, уңай эмоцияләр белән дә эшләделәр, күп кенә яңа экологик күнекмәләр үзләштерделәр, үзләренең яшел аллеясын булдырдылар.
Үзәк өмәне үткәрү кысаларында шулай ук “Экология – яшь табигать сакчылары” федераль конкурсы призерларын бүләкләделәр. Республиканың 8 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бүләккә лаек булды. Алар арасында Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы бар. Чарага мөдир Резидә Закирова чакырылган иде.