Бүген Казанда " Пирамида "мәдәни-күңел ачу комплексында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул барлык җирле үзидарә хезмәткәрләренә эшкә намуслы карашлары, җиңел булмаган, әмма бик мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук республика муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты, ул үз чыгышында Татарстан муниципалитетларының «нәтиҗәгә эшли белүләрен» ассызыклап үтте.
Чара барышында җирле үзидарә хезмәткәрләренә "Фидакарь хезмәт өчен” һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медальләре тапшырылды. ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү һәм мактаулы исемнәр бирү турында игълан ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән Мамадыш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег Рылов бүләкләнде.