“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең беренче гала-концерты узды. Аның башкалабызның “УНИКС” комплексында үткән гала-концерт нәтиҗәләре буенча “Непоседы” бию төркеменең кече һәм урта яшьтәге ике төркеме дә, зуррак яшьтәге төркемгә кергән “Притяжение” коллективы “Хореография” номинациясендә икенче урынны яуладылар. “Эскиз” (урта яшь төркеме) – “Вокаль ансамбль”, Анастасия Пономарева (кече яшь төркеме) “Конферанс” номинацияләрендә өченче булдылар. 29нчы апрельдә “Пирамида” комплексында гала-концертның икенче өлеше узачак. Анда безнең районнан “Лаборатория” төркеме (кече яшь төркеме), “Әкият” балалар бакчасының биючеләре, Эмилия Хәйриева (урта яшь төркеме, “Вокал-соло”) катнашу бәхетенә ирештеләр.