–Ярты ел элек, узган подписка йомгакларына нәтиҗә ясаганда вәгъдә иткәнчә, номинантлар санын сизелерлек арттырдык. Сүз дә юк, төрле җирдә эш шартлары төрлечә, әмма хат ташучылар башкара торган эшләр бөтенегездә дә бер үк булып кала бирә. Аларга бик күп сандагы йорт хуҗалыкларын, йортларны, подъездларны әйләнеп чыгарга туры килә, шул ук вакытта психолог та булырга – кешеләр белән сөйләшергә, аларны күндерергә кирәк. Илебездә хат ташучылар белән бөтенесен дә уртаклашырга мөмкин, дип саныйлар, әмма алар психолог практикасы алып баручылар дәрәҗәсендә генә хезмәт хакы алмыйлар. Без моны аңлыйбыз һәм үз ягыбыздан бу конкурс белән кызыксындырырга тырышабыз, – дип мөрәҗәгать итте Андрей Кузьмин тантанага чакырылган “Татарстан Почтасы” хезмәткәрләренә. 2019нчы елның беренче яртыеллыгына подписка оештыру буенча хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре конкурсында 41 элемтә бүлекчәсе катнашкан. Акчалата премияләр хат ташучыларга да (15әр мең сум), элемтә бүлекчәләренә дә (30ар мең сум) тапшырылды. –Иң мөһиме – сез тарата торган басмалар өчен оят булырга тиеш түгел, чөнки аны чын осталар яза. Алар фактларны бозмыйлар, кайнар, пычрак, шуның кебек әйберләр артыннан куышмыйлар. Андый продукциягә язылырга тәкъдим итүе дә оят түгел. Бөтен инсинуацияләргә, безнең адреска яңгыраган гадел булмаган тәнкыйтькә, конкурентларның фактларны бозып күрсәтүләренә һәм биш ел эчендә безгә үлем юрауларына да карамастан, безнең продукциягә сорау зур булып кала бирә – ул гадел, һөнәри югарылыкта, төгәл. Дөрес, оператив дип әйтә алмыйм, чөнки мәгълүматның күп кенә яңа инструментлары барлыкка килде, Мамадыш хат ташучылары республикада иң яхшылар – диде “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе. Ул “Татарстан Почтасы”на, “Районнарда һәм авылларда бер-беребездән башка яшәп булмый”, – дип ассызыклап, булышлыгы һәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. “Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы” номинациясендә Мамадыштан Нурия Шәкүрова җиңүче булды. Ул “Нократ” һәм “Вятка” газеталарына 201 шәһәрдәшебезне яздырган, 2018нче елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 1 процент үсешкә ирешкән. Ул хезмәт күрсәтүче участокта 35 процент йорт хуҗалыгы район газеталарын алдыра. “Иң яхшы элемтә бүлекчәсе” номинациясендә Мамадыш элемтә бүлекчесе (422192) җиңү яулады. Биредә 185 данә “Нократ” һәм “Вятка” газеталарына подписка рәсмиләштергәннәр. 2018нче елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 29 процент үсеш тәэмин ителгән. Мондый премияләрне элекке елларда шәһәрдә хат ташучылар булып эшләгән Рәшидә Спиридонова белән Гөлгенә Гарипованың һәм Келәүш элемтә бүлекчәсенең алганнары бар иде инде. Тантанада катнашкан “Татарстан Почтасы” директоры Регина Кузнецова да хат ташучыларга эшләрендә уңышлар теләде. 2019нче елның икенче яртыеллыгына да район газеталарыбызга подписка бара. Хат ташучыларыбыз һәм элемтә бүлекчәләребез тагын ярты елдан бүләк алучылар исемлегендә булырлар, дип ышанабыз. Без үзебез дә ярты ел саен иң яхшыларны даими бүләкләп барабыз. Сезгә эшләрегездә уңышлар телибез, хөрмәтле хат ташучыларыбыз!