“Бөтенроссия алыштыручы гаиләләр ассамблеясы – 2018“ конкурсында Татарстан данын Мамадышыбыздан күпбалалы Мазиловлар гаиләсе яклаячак. Әлеге конкурсның республика финалы “ТИСБИ“ идарә университеты базасында узды. Ул берничә ел рәттән инде бу чараның партнеры исәпләнә. Конкурста республика- ны тәкъдим итү өчен, балалар тәрбияләүдә озак еллар яхшы нәтиҗәләргә ирешүче биш күпбалалы гаилә көч сынашкан. Әлеге конкурс җәмгыятьтә гаиләнең авторите- тын күтәрүгә, алыштыручы гаиләләрнең уңай тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән. Ассамблеяда Татарстан Дәүләт Советы, Бәлигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хоку- кларын яклау буенча республика комиссиясе, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә катнашкан. Бәйгедә шәһәребездән ундүрт бала тәрбияләүче Мазиловлар гаиләсе җиңеп чыккан. Россия ассамблеясында аларга уңышлар телибез.