Хәзер балаларга җәйге айларда ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Лагерьларның стационарлары да, палаткалылары да эшли; санаторияларда сәламәтлекне ныгытырга, Кара диңгез буенда кызынып, ял итеп кайтырга да мөмкин. “Кама“ балаларны сәламәтләндерү лагеры беренче “Дуслык“ сменасын 26нчы майда ук башлап җибәрә. Һәм ул 12нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда төрле милләтләр балалары катнаша. “Кама“ лагерының балаларны кабул итәргә әзерлеген комиссия тикшереп чыккан һәм уңай бәяләгән, ул кадрлар белән комплектланган, эчә торган суның сыйфаты тиешле параметрларга туры килә. Быел биредә өченче корпус та җиткерелә. “Беренче сменаны кабул итүгә әзерләп бетерәчәкбез“, – ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Таһир Галимханов. Әлеге корпус балаларга уңайлырак ял итү мөмкинлеген тудырачак. Лагерь быел биш сменада эшлиячәк. Анда барысы сигез йөзгә якын бала ял итәр, дип көтелә. Бишенче сменаны августның икенче һәм Җәйге ял Хозур көннәр чакыра өченче ункөнлекләрендә оештыру планлаштырылган. Кыскасы, “Кама“ лагеры өч ай дәвамында балаларга ял итү мөмкинлекләре тудырачак. Ел саен Соколка авылыннан ерак түгел генә, Чулман буенда, “Интеллект“ палаткалы лагерь да оештырыла. Анда сәләтле һәм актив балалар чакырыла. Алар Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыела. Быел аның эшен дүрт сменада оештыралар. Аның һәрберсендә җитмеш бишәр бала ял итәчәк. Аларга лагерьда сәләтләрен үстерү өчен күп төрле мөмкинлеләр тудырыла. Кызыклы конкурслар, ярышлар балаларның ялын тагын да эчтәлеклерәк итәчәк. Лагерьның беренче сменасы эшен 6нчы июньнән башлый һәм 12нче июньгә кадәр дәвам итә. Икенче, өченче һәм дүртенче сменалар – июль аенда. “Интеллект“ның беренче сменасыннан соң, шул ук урында, “авыр“, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы үсмерләр, ятим балалар өчен “Йолдызлы десант“ палаткалы лагеры оешты- рыла. Быел аның өч смена- сына ике йөздән артык бала җәлеп ителер, дип көтелә. Болардан тыш, район мә- гариф бүлеге унбер мәктәп яны лагеры оештыру да планлаштырган. Анда дүрт йөз бала сәламәтлекләрен ныгытырга теләк белдергән. Унике хезмәт һәм ял лагеры да өч йөз баланы көтә. Керә- шеннәрнең “Айбагыр“ лаге- ры да бездә узачак. Дөрес, лагерьларда ял итү – түләүле. Әмма ата-аналар взнослары символик төстә генә. Төп финаслау Хөкүмәт тарафыннан башкарыла.