Бу юнәлештә дә, Аллага шөкер, тәрбиячеләргә тел-теш тидерерлек түгел. Үзләре дә район күләмендә оештырыла торган мәдәни чараларда катнашып, инде чын сәнгать осталарына әверелеп беттеләр. Яхшы үрнәк йогышлы, диләрме әле? Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдә җырга-моңга, биюгә, нәфис сүзгә мәхәббәт уяталар алар. Районыбызның күпмилләтле икәнен истән чыгармыйк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә күпме милләт балалары тәрбия ала. Һәрбер кеше үз халкының мәдәни мирасын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен белергә, алар нигезендә алга таба үсәргә хаклы. Ләкин бүгенге көн кешесенә үз халкы кысаларына гына бикләнү бик аз. Әле бит бүтән халыклар белгәнне дә беләсе килә: аларның җырларын җырлыйсы, уеннарын уйныйсы, төрле милли ризыклар пешерәсе һ.б.лар. Мондый омтылыш баланың күзаллавын үстереп кенә калмый, аңарга рухи үсәргә, толерантлык, патриотизм рухында тәрбияләнергә ярдәм итә. Үз халкының мәдәни байлыгын бала башка халыклар мирасы белән чагыштырып өйрәнә. Димәк, бала милли тәрбия генә түгел, күп мәдәниятле тәрбия алырга тиеш. Бу тәрбиянең нигезен нәкъ менә балалар бакчасында бирә башлау бик зарур: бала әле кәгазь бите кебек чиста, саф, аның аңы әле юк-барга ышануларны, тыюларны белми. Моның өчен җирлек тә әйбәт: шәһәребезнең барлык бакчалары күп милләтле. Моның шулай икәнлегенә без, тамашачылар, район мәдәният йортында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Сәләтле балаларның салават күпере“ исеме астында узучы фестиваль-конкурсны карагач, тагын да ныграк ышанабыз. Быел сигезенче мәртәбә үткәрелде ул. Гала-концертка иң-иңнәрне сайлап алу өчен махсус комиссиягә бер дә җиңел булмагандыр. Бала күңеле бик нечкә бит: кичке концертка эләкмәгәннәр арасында күз яшьләрен тыя алмаучылар да табылгандыр. Нишли- сең бит, фестиваль-конкурс бәйге булып кала, аңарда иң-иңнәр генә чыгыш ясарга хокуклы. Ике сәгать барган тамашаның үтеп киткәне сизелмичә дә калды. Иң мөһиме, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балаларның татарча да яхшы белүләренә, русчаны да сиптерүләренә сокланмый мөмкин түгел иде. Ә инде биюләргә килгәндә, алары, чын мәгънәсендә, күпмилләтле булды: сабыйлар башкаруында татарча, русча, керәшенчә, чегәнчә, казахча, һинд, бүгенге заман биюләрен хозурланып карап утырдык. Моның өчен шәһәрдәге һәм авыллардагы балалар бакчалары аз көч түкмәгәннәр. Быелгы конкурста авыллардан да шактый бала катнашты. Сәхнәгә чыкканнарның өсләрендәге киемнәре күз явын алырлык, биюләрнең шомартылган булуы, конферансье номинациясендә сөйләүчеләрнең үзләрен сәхнәдә иркен тотулары – боларның барысына да ничек инде сокланмыйсың да, сөенмисең. Кемдер фестиваль кысаларында сәхнәгә тәүге мәртәбә аяк басса, араларында инде шактый шомарган, алдагы көздә белем дөньясына чумар- га әзерләнүче кызлар һәм малайлар да бар иде. Алар мәктәпләрдә укыганда да сәнгатьне ташламаслар, һәрвакытта да матурлыкка, изгелеккә, игелеккә омтылырлар, дип ышанасы килә. Хәзер фестиваль-конкурсның нәтиҗәләренә күз салыйк: “Нәфис сүз“ номинациясендә 3-5 яшьлекләр арасында шәһәрдәге “Бәләкәч“ балалар бакчасыннан Ева ХӘМИДУЛЛИНА белән “Бәләкәч“тән Зарина НӘҖМИЕВАга тиңнәр булмады. 6-7 яшьлекләргә килгәндә, монда Гүзәл НИЗАМОВА (“Теремок“) белән Рафилә ӘХМӘТШИНА (“Светлячок“) җиңүчеләр булдылар. “Вокал-соло“ номинациясендә “Әкият“ балалар бакчасыннан Злата КУЗЬМИНА (кече яшьтәгеләр арасында) барысын да үзенә әсир итте һәм, спорт теле белән әйтсәк, пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Зурраклар арасында шундый ук уңышка “Кояшкай“дан Гөлшат ГАФАРОВА белән “Ләйсән“нән Адилә САБИРОВА ирештеләр. “Конферансье“ номинациясендә 3-5 яшьлекләр арасында Әмир ГАЛИМОВ, (“Теремок“), зурраклар арасында Авет ШИРИНЯН, Юлия ШАТРОВА (“Бәләкәч“) һәм Эмиль АЗИМОВ (“Аленушка“, Красная Горка) беренче урыннарны яуладылар. Кечкенәләр арасында “Хореография“ номинациясендә “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге “Радуга“ балалар бакчасы балалары башкаруындагы “Нам по барабану“, зурракларга килгәндә, “Кояшкай“ да тәрбияләнүчеләрнең “Вася-Василек“ һәм “Бәләкәч“ балаларының “Умырзая“ биюләре иң югары бәяләрне алдылар. Ә фестиваль-конкурсның гран-приена “Әкият“ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан башкарылган казахларның “Самрук“ биюе лаек булды.