Моның өчен бүләк уйнатуда катнашырга гына кирәк. Бүләкләр арасында телевизор (32 диагональле), цифрлы фотоаппаратлар, сарык йоныннан ясалган җиңел юрганнар (1,5 урынлык), бүләк җыелмалары бар. Татарстан районнарының һәркайсыннан иң зур суммага язылган берәр абунәчегә, лотерея нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, кызыксындыру бүләге бирелә. Призларны уйнатуда катнашу бик гади. Акциянең төп шарты элеккечә калды – 2018нче елның 30нчы июненә кадәр нәкъ менә “ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан чыгарыла торган кимендә өч басмага 6 ай срок белән язылырга кирәк. Акциядә катнаша торган басмалар исемлеге, шулай ук тулырак рәвештә шартлар белән www. tatmedia.ru сайтында танышырга була. Акциядә катнашу өчен язылу квитанцияләрегезнең күчермәләрен (яки подписка өчен он-лайн түләү турындагы язуларны) түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru. Элемтәгә керү өчен һичшиксез үзегезнең телефон номерыгызны күрсәтегез һәм «Акция» дигән билге куярга онытмагыз. Призлар 2018нче елның 24нче августында уйнатылачак, 20нче сентябрендә тапшырылачак. Квитанцияләрне Интернет аша, үзегезнең исем-фамилиягезне һәм телефоныгызны күрсәтеп, podpiska@ tatmedia.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Акция турында тулырак www.tatmedia.ru сайтына кереп укый аласыз. "НОКРАТ"КА ЯЗЫЛУ БӘЯСЕ – АБҮНӘЧЕ УНКӨНЛЕГЕ- БАРГАНДА 20нче МАЙГА КАДӘР – 655 СУМ 20 ТИЕН.