Футбол уеннарын кабул итүче калалар арасында Татарстаныбызның башкаласы Казан да бар. Анда чемпионат барышында алты уен узачак. Бездә Франция белән Австралия (16нчы июнь көнне булачак), Ирак һәм Испания (20нче июнь), Польша белән Колумбия (24нче июнь), Көньяк Корея белән Германия (27нче июнь) очрашачаклар. Ә июньнең соңгы көнендә мундиальнең – 1/8 финалы, ә 6нчы июльдә – чирекфиналы. Россия җыелма командасына килгәндә, без-некеләр үз төркемнәрендә Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Уругвай командалары белән очрашачаклар. Көндәшләргә карасаң, соңгыларыннан башка, калган икесе футбол тарихында әллә ни танылган коллективлар тү- гел. Ничек кенә булмасын, һәр очрашуга җитди якын килергә кирәк. Футбол сөючеләр белә, чемпионатны кабул итүче ил буларак, Рос- сия сайлап алу турнирында катнашмады. Шулай булу- га карамастан, безнекеләр “эшсез“ ятмадылар. Коман- даның төп нигезен булдыру максатында, 2016нчы елгы Европа чемпионатыннан соң берничә иптәшләр- чә очрашулар уздырылды. Кызганычка каршы, кайбер уеннар җанатарларда со- раулар тудырмыйча калма- гандыр. 2014нче елгы дөнья чемпионатыннан соң, рәсми турнирларны исәпләмәсәң, Россия җыелма командасы барлыгы утыз иптәшләрчә очрашу үткәрде. Шуларның 13е – безнең файдага, 8е – уртак нәтиҗәгә, калганнары җиңелү белән тәмамланды. Көндәшләргә күз салсак, футбол “үлчәве“ буенча алар, урталыкта йөри торганнар. Ә инде элиталы командалар- га “тешебез“ һаман да үтми әле. Быел Франциягә – 3:1, Бразилиягә 3:0 исәбе белән җиңелү шуның ачык мисалы түгел мени? Күпме иптәшләрчә очрашулар уздырылды, әмма әле ко- мандабызның төп, алыштыргысыз уенчыларын барлый алмыйлар. Экспериментлар ясау дәвам итә. Аннары тренерлар штабы белән кайбер уенчылар арасындагы низаглар да командадагы атмос- ферага зыян китермичә калмый. Һөҗүмче Артем Дзюба башта Санкт-Петербургның “Зенит“ командасына “кирәк булмады“. Аннары җыелма команданың баш тренеры Станислав Черчесов аны очрашуларга гына түгел, җыеннарга да чакырмый башлады. Әйе, спортчының холкы “кәнфит“ түгел. Ул Туланың “Арсенал“ коман- дасында чыгыш ясады. РФ премьер-лигасында уйнаучы әлеге команда составында ул ун уенда җиде туп кертеп, тулалыларга кирәкле очколар тупларга ярдәм итмичә калмады. Дөрес, ул команданың киңәйтелгән исемле- генә эләкте. Кемнәр ил данын яклачагы, соңгы көннәргә кадәр билгеле булмады. Серлелек нигә кирәк булды икән? Бу, үз чиратында, тренерларыбызның уртак бер фикергә килә алмаулары турында сөйли түгелме соң? Футболны чын сәнгать биеклегенә күтәргән илләрдә кемгә таянырга икәнлеге еллар дәва- мында билгеле булып тора. Кызганычка каршы, бездә остазларның еш алышыну- лары да нәтиҗәгә тискәре йогынты ясамыйча калмый. Яңа гасырга аяк басканнан бирле нибары голландлы Гус Хиддиник кына безнең футболны Европа чемпио- натында медальле итә алды. Бу моннан ун ел элек Евро- па чемпионатында булды. 2000нче елдан алып узган Европа чемпионатының фи- нал өлешендә – өч, дөнья чемпионатыныкында бер генә мәртәбә катнашканбыз. Баш тренерның да үткәненә күз салыйк әле. Станислав Черчесов Мәскәүнең “Спар- так“ командасы капкасының озак еллар алыштыргысыз нык тылы булып торды. Уйнаудан туктагач, тренер- лыкка күчә. 2004нче елдан бирле, 2016нчы елның 11нче августында Россия җыелма командасы теренеры булып билгеләнгәнче, ул Россиянең һәм берничә Европа иленең сигез коллективын җитәкли. Җыелма команданың аның кулы астында инде соңгы елларда FIFA рейтингында аска тәгәрәвенә дә нокта куелыр, дип ышанасы килә.