Кичә шәһәребездә Җиңү көне уңаеннан җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Эстафета ике яшь категориясендә үтте. Анда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар катнашты. Түбән Ушма, Кече Кирмән, Шәдче һәм шәһәр мәктәпләре укучылары Совет урамына җыелды. Ярышлар командалар арасында үтте. Эстафетага килгәндә – ул бүген катнаш иде. Иң элек егетләр 800 метрга йөгерде, аннан соң кызлар 400 метр йөгерергә тиешләр иде. Соңгы старт 200 һәм 100 метрга булды.

Ярыш нәтиҗәләре:

Кече төркем:

1нче урын – 1нче санлы мәктәп

2нче урын – Түбән Ушма мәктәбе

3нче урын - ак.К.Ә. Валиев ис. 2 нче номерлы лицей

Олы төркем:

1нче урын – 4нче санлы мәктәп

2нче урын – 1нче санлы мәктәп

3нче урын – Мамадыш һөнәри көллияте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International