Мәдинә Рәсүлова “Казан салават күпере“ Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында лауреат исемен яулады. Әлеге чара 5нче май көнне Казанда узган иде. Мәдинә иҗат бәйгесендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Форсаттан файдаланып, ул башкалабыз белән таныша, анда күргәннәреннән канәгать кала. Фестиваль-конкурста Мәскәү, Екатеринбург, Зеленоград, Казан, Можга (Удмуртия), Йошкар Ола, Киров һәм башка шәһәрләрдән яшь талантлар катнаша.