Җиңү көне – 9нчы майда шәһәребездә мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча катнаш эстафета (ике малай һәм ике кыз) узды. Анда 2000-2001нче һәм 2002нче елларда туганнар һәм яшьрәкләр – шәһәрдәге барлык мәктәпләр, Түбән Ушма, Красная Горка, Кече Кирмән, Шәдче, политехник көллият, Олыяз белем бирү учреждениеләренең яшь спортчылары катнашты. Беренче категориягә кергән командалар арасында шәһәрдәге 4нче, 1нче санлы мәктәпләр һәм политехник көллият командалары беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Кече яшьтәгеләр арасында шәһәрдәге беренче санлы мәктәп йөгерешчеләренә тиңнәр булмады. Түбән Ушма мәктәбе һәм шәһәрдәге 2нче санлы лицей укучылары икенче-өченче урыннарда.