ЭСТАФЕТА УЗАЧАК

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Иртәгә, 9нчы май көнне, шәһәребезнең үзәк урамында җиңел атлетика буенча эстафета узачак. Әлеге чара райо ныбызда традиция буенча Җиңү бәйрәмендә үтә. Теркәлү 11:30 сәгатьтә В.И.Ленин һәйкәле янәшәсендә башлана, старт шунда ук 12:00 сәгатьтә биреләчәк. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйгедә мәктәпләр һәм политехник көллият командалары катнаша. Йөгереш 2000-2001нче елларда туганнар; 2002нче елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында оештырыла. Командада ике егет, ике кыз булу шарт. Ярышта катнашучылар иң элек медицина белешмәсе белән теркәлү узарга тиеш. Әлеге пункт үтәлмәгән икән, команда ярышта катнаша алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International