Албай авыл җирлегендә 8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Анда тыл ветераннары ,мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Мамадыш муниципаль районы башлыгының котлау телеграммасын вәкил Шакиров Айрат Рифнурович җиткерде. Барлык тыл ветераннарына да пакетлар өләшенде.