Җиңү парадын туры эфирда күрсәтәбез

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Төрле сәбәпләр аркасында иртәгә шәһәребездә үтәчәк Җиңү парадын Совет урамына килеп күрә алмаучыларны “Мамадыш ТВ“ телеканалы зәңгәр экраннар каршына чакыра. 9нчы май, 19:00 сәгатьтә төп бәйрәм чараларының тулы версиясе тәкъдим ителәчәк! Ә “В контакте“ социаль челтәрендәге “Есть контакт“ төркеме интернет кулланучылар өчен вакыйгалар үзәгеннән туры эфир әзерли. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлар ярдәмендә Җиңү парадын реаль вакытта күрә алачак- сыз. Башлану вакыты – 10:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International