Борынгылар сүзләренчә, май аенда килен сорарга бару, гаилә кору ише эшләрне кичектереп торырга кирәк. Имештер, май аенда кавышканнар газаплы гомер кичерергә мөмкиннәр. Бәхеткә, мамадышлылар моның ише ырымнарга колак салмаска тырыша, дип хәбәр итә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина. Быел әлеге айда унга якын пар никахларын рәсмиләштерергә теләк белдергән. Бу былтыргы белән чагыштырганда алты очракка күбрәк. Әлбәттә, сөенечле фал. Гаилә тормышлары бөтен вә түгәрәк булсын дигән теләктә калабыз!