Әхмәтшиннар гаиләсенең биш шатлыгы.

2018 елның 8 мае, сишәмбе

2018 елның 5 маенда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Зинаида һәм Ранис Әхмәтшиннарның 5-нче кызлары тууны рәсми рәвештә теркәделәр. Кызга “Ясминә” дип исем куштылар. “Ясминә” –  фарсы теленнән «ясмин», «тармак ясмин», « ясмин чәчәге» дип тәрҗемә ителә.

Ранис һәм Зинаида бергә 17 ел гомер итәләр. Бу вакыт эчендә аларның 5 кызлары туа. Иң олысы Алсу, аңа 16 яшь. Аннары бара Динә, Чулпан, Ралина һәм иң кечкенә Ясминә. Исемнәрне кызларга ата-ана чиратлап сайладылар, башта әти, аннан соң әни. Ә яңа  туган кызчыкка исемне бергә сайлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International