Мамадышта язгы кыр эшләре бара.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, быел төбәгебездә язгы чәчү эшләре 48053 гектарда башкарылачак. Шуның өстенә 15 мең 656 гектарда күпьеллык үләннәрне, 11 мең 35 гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру, 42 мең 596 гектарда зяб җирләрен эшкәртү бурычы тора. 7нче май иртәсенә күпьеллык үләннәрне ашлау 100%ка, көзге культураларны тукландыру 98,8%ка башкарылган иде. 5100 гектар уҗым басулары, 15600 гектар мәйданда күпьеллыклар, 9800 гектар зяб тырмаланган. Игенчеләргә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International