Мамадыш медиклары Татарстанда иң яхшылардан

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Халыкара Шәфкать туташлары көне бөтен дөньяда 12нче майда билгеләп үтелә. Әлеге датаның әһәмияте – шәфкать туташларының кешеләрне сәламәтләндерүгә, алар авырткан чорда хезмәт күрсәтүгә керткән өлешләрен күрсәтүдән гыйбарәт. Статистика мәгълүматлары буенча, авыруны савыктыру өчен түгелгән көчнең 80%ы шәфкать туташлары җилкәсенә төшә икән. Бүгенге көндә әлеге һөнәр стабиль рәвештә иң хөр- мәтле профессияләр өчлегенә керә. Аны популярлаштыру, урта медицина хезмәткәрләре арасында иң яхшыларны ачыклау максатыннан алтынчы ел рәттән “Урта медицина һәм фармацевт белеме булган иң яхшы белгеч“ Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабы уза. Мамадыш белгечләре дә әлеге бәйгедә ел саен актив катнашып, үзләренең җиңүгә лаеклы булуларын исбатлыйлар. 27нче апрель көнне Казан медицина көллиятендә “2018нче елның урта медицина һәм фармацевт белеме булган иң яхшы белгече“ Бөтенроссия конкурсының республика туры нәтиҗәләре игълан ителде. Ярыш Татарстанның республика, шәһәр һәм район хастаханәләре арасындна хезмәткәре катнашты. Конкурс 8 номинациядә үткәрелгән. Якташларыбыз кабаттан мактау пьедесталында! Кабаттан беренче! Җиңүче исеменә лаек булучылар: “Иң яхшы фельдшер“ номинациясендә–өлкән фельдшер Әнисә САВАТЕЕВА; “Һөнәренә тугрылык“ номинациясендә–район үзәк хастаханәсенең көндезге стационар бүлеге өлкән шәфкать туташы Полина ИВАНОВА.Икенче урынны “Иң яхшы шәфкать туташы“ номинациясендә шифаханәнең дерматовенеролог кабинеты шәфкать туташы Хәнүзә СӘЙФЕТДИНОВА яулады. Җиңүчеләрнең конкурс эшләре бәйгенең йомгаклау этабына Мәскәү шәһәренә юлланган. Якташларыбызга Россия күләмендә дә уңышлар телибез! БУ МӨҺИМ: Район үзәк хастаханәсендә 345 урта медицина белгече исәпләнә. Аларның күбесе лаеклы хезмәтләре, югары һөнәри осталык сыйфатлары бәрабәренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау билгеләре белән бүләкләнгән, “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының атказанган хезмәткәре“ исеменә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International