Абитуриентлар кадет исемен алды.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Абитуриентлар кадет исемен алды. 4нче мәктәп укучыларына шуны раслаучы таныклыклар тапшырдылар. Үсмерләрне тәбрикләү тантаналы шартларда үтә. 10нчы ел рәттән, Җиңү көне алдыннан, шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара уза. Биредә 4нче санлы мәктәпнең 5нче кадет сыйныфында белем алучылар ант кабул итәләр. 

Укучыларның әлеге шатлыкларын уртаклашырга дип әти-әниләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, дуслары һәм район ќитәкчелеге килгән иде.

«Кадет сыйныфларының максаты– сезнең буында патриотизм, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Соңгы елларда мондый сыйныфларның абруе үсә бара”,- диде район башлыгы Анатолий Иванов.

Быел мондый бәхеткә 20 укучы лаек. Таныклыкка ия булганчы, үсмерләр ант сүзләре укый.

Кадет сыйныфларында башкаларга үрнәк итеп куярлык укучылар белем ала. Тантана барышында шундыйларның берничәсенә бүләкләр тапшырдылар.

Тантаналы чарадан соң кадетлар Җиңү паркына юл тотты. Анда бер төркем сугыш, тыл ветераннары һәм толлар катнашында агач утыртылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International