Күпчелек мамадышлылар өчен безнең ветеран – үткәннәр белән бүгенгене бәйләүче җеп, ә хыяллары якты киләчәк булып калалар. Аның белән минем әти-әниләр аралаша иде. Немец теле нечкәлекләренә мин, апам, хәтта абыем өйрәнделәр. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә белем алган Ушма аръягы өлешендә яшәүчеләрнең ничә буыны үзләренең мөгаллимәләрен үзгә бер җылы хисләр, горурлык белән искә алалар, аңарга озын гомер һәм сәламәтлек телиләр... Мария Григорьевна 1923нче елның 31нче июлендә Мамадышта эшче гаиләсендә туа. Әтисе Григорий Иванович оста буяучы була. Ул шәһәрдәге учреждениеләр, конторалар буенча гына заказлар үтәми, Урта Азиягә кадәр барып җитә. Әнисе Антонина Александровна мәктәптә техник хезмәткәр вазыйфаларын башкара. Кызның балаларга белем бирүгә тартылуы һәм аңарга гомер буе тугры калуы шуның белән дә бәйле булмадымы икән? Өлгергәнлек аттестатында яхшы билгеләре белән мәктәпне тәмамлаган кыз Мамадыш педагогика училищесына укырга керә. Аны бетергәч, Отаркада башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Дүрт айдан соң, 1942нче елның декабрендә демобилизацияләнә. –Гаиләдәге дүрт кешедән өчебез фронтка киттек,– дип искә ала әңгәмәдәшем. –1941нче елда – әти, ул Кронштадтта сугыша, икенче елны – мин, ә 1943нче елда – энем. Ул исә Ленинград фронтында фашистларга каршы сугыша. Мария Григорьевна сөйләвенчә, Мамадыштан алар атларга утырып, Казанга, Татарстан Хәрби комиссариатына барып җитәләр. Аннан кызларны Мәскәү астына җибәрәләр. Биредә Мария 29нчы прожектор полкында хезмәт итә башлый. Ул взводта җаваплы итеп билгеләнә. Башта өйрәнүләр: совет һәм чит ил самолетларының, коралларының төрләрен өйрәнәләр. Аларга бик җаваплы бурыч йөкләнә – дошман самолетларын Мәскәү өстенә якын җибәрмәскә. Позициядә – җиде ир һәм алты хатын-кыз. Көндез алар самолетларны тулы хәрби әзерлектә (уң җилкәдә карабин, противогаз һәм бинокль) күзәтәләр. Яңгырлы, карлы көннәрдә дә һәрвакытта уяу булырга кирәк. Төнлә белән очучы ориентирны югалтсын өчен самолетларга прожектор- ларны юнәлтәләр. Бу ничек була соң? Прожекторчы сул кулы белән яктырткычның штангасын тота, уң кулы белән тоткан штурвалны “воздух“ командасы яңгырауга күктә күренгән дошман самолетына юнәлдерә. Бер адым алга да, артка да ярамый: яктылык нурларын берөзлексез очкычка төбәргә кирәк. Дошманның үз бурычлары: позицияләргә ул ут яудыра, пулялар җиргә оча, баш өстендә аларның зәңгәр, ачык зәңгәр, сары, яшел һәм башка төстәгеләре дә очып үтә... Качып булмый. Ярамый да, чөнки яшеренсәң позиция сафтан чыга. Аларга үзләренә агачларны да кисәргә, землянкалар да төзергә туры килә. Бит прожектор җир өстендә урнаштырыла. Взводта Мария Григорьевна иң яше була. Шулай булуга карамастан, ефрейтор дәрәҗәсен беренче булып ала. Әлбәттә, моның белән горурлана ул. Ни әйтсәң дә, үзенә әле 20 генә яшь булуга карамастан, сугышчыга булган таләпләрне җиренә җиткереп башкара. 1945нче елның 9нчы маен Мәскәүдә каршылый. –Әйтеп бетергесез шатлык хисләре кичердек без ул вакытта. Бөтен Мәскәү бәйрәм итте. Безне бәйрәм салюты белән каршы алдылар, – дип искә төшерә Мария Григорьевна. –Ә инде июль аенда шулай ук тантаналы төстә, чәчәкләр һәм оркестр белән безне Мама- дыш пристанендә каршы алдылар. Сугышта күрсәткән кыюлыклары өчен ул икенче дәрәҗә “Ватан сугышы“ ордены белән бүләкләнә. Тыныч тормыштагы хезмәт юлын Мария Ерёмина район башкарма комитетында башлый. Соңрак, һөнәре буенча педагог буларак, мәктәпкә күчә һәм чирек гасыр немец телен укыта. Лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшендә актив катнаша ул. Халык хорына йөри. Фронтта булган Любовь Ивановна Штягинаның (ветераннар- ның район советы җитәкчесе) урынбасары буларак хәрби-патриотик эшкә шактый вакытын бирә. Сталинград сугышында катнашкан ире Петр Тимофеевич белән алар кызлары Алевтинаны тәрбияләп үстерделәр. Мария Григорьевна хәзер кызында яши. Бүген аның ике оныгы һәм биш оныкчыгы бар. –Укучыларымның мине онытмауларына сөенеп бетә алмыйм. Мәктәптә “немка“ идем бит. Немец теле миңа бик ошый. Укучыларымнан бервакытта да, фрицлар телен өйрәнүгә кагылышлы канәгатьсезләнү ишеткәнем булмады. Киресенчә, бу тел – Гете һәм Шиллер теле икәнлеккә ияләштеләр. Ветераннар советында да, район мәгариф бүлегендә дә онытмыйлар үземне. Шушы көннәрдә социаль яклау бүлегеннән бер ханым килде. Ул мине кочаклап алды, битемнән үпте һәм: “Нинди яхшы әби, Сез!“ – диде. Шуңа күрә яшәргә дә яшәргә әле! – ди ветеран.