9 Майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да "Үлемсез полк" акциясе уздырыла. Әлеге акциягә һәркем кушыла ала. Дәһшәтле сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә үзәк урамга чыга аласыз.